Татарстанда Украина пилотсыз очкычын юк иттеләр
Татарстанда Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә, 22 июльдә 20.00 сәгатьтән 23 июльдә 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Оренбург, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Тверь, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Кырым һәм Татарстан республикалары территориясендә, шулай ук Азов диңгезе акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 223 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - диелә хәбәрдә.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев