Татарстанда хезмәт хакы буенча 5,3 млн сумлык бурыч турындагы эшне төгәлләделәр
Татарстанда тикшерүчеләр «Челнылазер» ширкәте генераль директорына карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләделәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2024 елның июленнән 2025 елның сентябренә кадәр компания җитәкчесе 36 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән. Бу чорда бурычларның гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артып киткән. Тикшерү барышында ир-ат бурычын өлешчә каплаган. Моннан тыш, тикшерүчеләр оешма милкенә 900 мең сумлык арест салган. Җинаять эше судка җибәрелгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев