Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң 53 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән
Түбән Камада 12 июньдә пилотсыз очкычлар һөҗүменең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү эше дәвам итә. Кешеләргә ярдәм итү йөзеннән «Открытый Нижнекамск» «кайнар линиясе» булдырылган.
Район хакимияте башлыгы Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр иткәнчә, 14 июньгә ЖКХ колл-үзәгенә шәһәрдә яшәүчеләрдән 53 мөрәҗәгать кергән. 21е фатирлар һәм торак йортларда тәрәзә рамнары җимерелүгә, пыялалары коелып төшүгә, 32се машиналарга зыян килүгә бәйле.
Беляев әйтүенчә, шәһәрдә муниципаль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы дәвам итә. Китерелгән зыянны бәяләү өчен махсус комиссия булдырылган. Шулай ук республика хакимиятендәгеләр белән берлектә зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсе буенча уйлашалар.
Чыганак:ватаным татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев