Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Туристлык объектлары инвалидлар өчен уңайлы булачак

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин туристлык объектларын инвалидлар өчен файдалануга яраклырак итү турындагы карарга кул куйды. Документ 2026 елның 1 сентябреннән көченә керә, дип яза «Татар-информ» МА.

Төбәкнең «2022-2030 елларга Татарстан Республикасында инвалидлар өчен объектлар һәм хезмәтләрнең үзләштерү мөмкинлеге күрсәткечләрен күтәрү буенча чаралар планына» («юл картасына») үзгәрешләр кертелә. Әгәр дә планның элеккеге редакциясендә бары тик социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектлары гына күздә тотылган булса, хәзер алар исемлегенә туристлык индустриясе объектлары да өстәлде. Хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен алар да тулысынча адаптацияләнергә тиеш.

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев