Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Укучыларга мессенджерларда ничек аралашырга кирәклеген аңлаттылар

Казанның 155 нче гимназиясе укучыларына «Цифрлы ликбез» мәгърифәтчелек проекты кысаларында мессенджерларда имин аралашу турында сөйләделәр. Дәрестә сигезенче сыйныф укучылары шикле хәбәрләрдән һәм кирәкмәгән контенттан сакланырга ярдәм итә торган инструментлар турында белделәр, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.

"Бүген балалар социаль челтәрләрдән бик яшьтән файдалана башлый, шуңа күрә аларны мессенджерларда ничек куркынычсыз аралашырга кирәклеген өйрәтү мөһим. Мондый дәресләр мәгълүмати грамоталылыкны арттырып кына калмыйча, балаларга онлайн-пространствода үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.

Дәресне «Сферум» төбәкләре белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Эльвира Сафина үткәрде. Спикер ике факторлы аутентификация ярдәмендә мессенджерга куркынычсыз керү юлын ничек көйләргә икәнен аңлатты. Ул шулай ук «куркынычсыз режим» функцияләре һәм «гаилә яклавы»сервисының көйләнмәләре турында сөйләде. Соңгысы балаларны һәм пенсионерларны мошенниклардан һәм спамнан сакларга тиеш.

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев