8 апрель 2026 яңалыклары
-
«Медицинага беренче адымнар: Яшь коткаручы һәм тикшеренүче»дип исемләнгән бәйге узды
2026 ел - Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Киләчәк профессионаллары» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында, Олы Мишә урта мәктәбендә «Медицинага беренче адымнар: Яшь коткаручы һәм тикшеренүче»дип исемләнгән бәйге узды.
-
Олы Мишә урта мәктәбендә Герой партасын ачу чарасы булды
Махсус хәрби операциядә катнашкан батырлар хөрмәтенә Олы Мишә урта мәктәбендә Герой партасын ачу чарасы булды.
-
Айрат Фатхуллин: «Алар авылда бик тырыш гаилә булдылар»
Олы Мишә авылында яшәүче Альфинур Нәҗип кызы Нәҗметдинова үзенең туган көнен билгеләп узды.
-
Яман шешкә каршы көрәшкә 288 млн сум бүлеп бирәчәкләр
Татарстанда онкологиягә каршы көрәшкә 2026 елда «ТРда онкология авырулары белән көрәш» төбәк программасы кысаларында 288,2 млн сум бүлеп биреләчәк. Тиешле документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Автосәяхәтләр - ял итүнең гаилә форматы буларак уңайлы
Автосәяхәтләр өчен 2023 елда иң популяр юнәлешләр арасында Татарстан 16 нчы урында булса, 2025 елда ул өченче баскычка күтәрелгән. Бу М-12 магистрале барлыкка килү белән бәйле. Димәк, бу тармакның потенциалы бик зур. Шул ук вакытта автосәяхәтчеләр өчен туристлык инфраструктурасы булу да мөһим.
-
Казанда «Кырлай» урынына аттракционнар паркы барлыкка киләчәк
Татарстан башкаласында юкка чыккан «Кырлай» паркы урынына аттракционлы яңа ял урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта мәктәп укучылары белән ачык очрашуда шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде.
-
150дән артык торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителгән
Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча узган ел 159 торак пунктта мобиль элемтә һәм интернет барлыкка килгән.
-
Тарихларда шәхес язмышлары (район бәйгесе кысаларында)
Сезне «Яшь журналист» район бәйгесенә тәкьдим ителгән бер язма белән таныштырып үтәбез.
-
Шундый матур төш күрдем (район бәйгесе кысаларында)
Сезгә бүген Олы Мишә урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Юсупова Тансылуның шигырен тәкьдим итәбез.
-
170 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән 6 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда рөхсәт ителмәгән урында каршы полосага чыгуның 33 очрагы теркәлгән. Кагыйдә бозучыларга җиде мең ярым сум штраф билгеләү яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итәләр
ТР Дәүләт Советы балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландырырга тәкъдим итте. РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы тиешле закон проекты хәзер закон чыгаручылар Советында карала.
-
Татарстан мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча бирелгән
Узган ел федераль бюджеттан Татарстан мәгариф системасына илкүләм проектлар кысаларында 15 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
-
Татарстан белән Брест хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казанда Татарстан Хөкүмәте һәм Беларусьның Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.
-
Чисталык икеайлыгы - синең капка төбең, беренче чиратта, үзең өчен кирәк
Язга керүгә чисталык ике айлыгы игълан ителүгә карамастан, кайбер авыллар, төгәлрәк әйткәндә аның урамнары, шәхси хуҗалыкларның капка төпләре тиешенчә чистартылып бетми. Җәй буена бу капка төпләрендә үлән бик биек булып үсеп, урамны ямьсезләп тора башлый.
-
Питбайкерлар юлга чыкты
Районыбыздагы юллар кардан, боздан һәм кар суларыннан арынып килә. Бу көннәрдә автоинспекторларның игътибары питбайкта йөрүче яшъсмерләргә юнәлдерелгән.