Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

АФРИКАЧА ШАШЛЫК

Кирәк: 1 тавык түше, 1 сары баллы борыч, 15 күрәгә, 0,5-1 чәй кашыгы карри, ярты әфлисун, тәменчә тоз.

Тавык түшен, баллы борычны уртача шакмакларга турарга. Күрәгә, карри тәмләткече, тәменчә тоз, әфлисун согын салып болгатырга. Якынча 2 сәгатькә (шуннан артык тотмагыз, югыйсә күрәгә йомшара, шампурдан төшеп китә) суыткычка куеп торырга. Аннан шампурга тезеп, мангалда пешерергә.
Гөлия БАЛТИНА, Казан.

Шашлык киңәшләре
✅Шашлык әзерләү өчен җиләк-җимеш агачлары (чия, алмагач) утыны ягыгыз. Аларның төтене иткә хуш ис бирә. Көзен виноград ботакларын кискәч тә ташламагыз, аны учакта ризык әзерләгәндә куллана алачаксыз. Учакка ылыслы агачлар утыны салырга ярамый, янганда ялкын чәчрәтә, итне көйдерә, әче тәм бирә.
✅Учакта яшелчәләрне агач шампурда да әзерләп була. Тик әзерли башлаганчы, таякны 1 сәгатькә салкын суга салып торырга кирәк.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев