Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшелчә белән бәрән ите кыздыру ысулы

Кирәк булачак: сөяксез бәрән ите (башка төрле ит булса да ярый), 1 кг башлы суган, 1 кг татлы борыч, 1 баш сарымсак, 1 әче борыч, 1 стакан кызыл шәраб, 100 мл үсемлек мае, тәменчә тоз, төелгән борыч, зира, хмели-сунели.

Бәрән итен вак кисәкләргә турыйбыз. Суган һәм сарымсакны чистартып, ваграк итеп шакмаклап турыйбыз. Татлы борычны юып, орлыкларыннан чистартабыз һәм өлешләп турыйбыз. Учак ягып, казанның төбенә май салабыз. Бераз чыжылдый башлагач, суган салып, болгата-болгата, 2 минут кыздырабыз. Татлы борыч салып, тагын 2 минут кыздырып алабыз. Ит салып, болгата-болгата, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез. Казанны капкачы белән ябып, салмак кына утта 40 минут пешерәбез. Сарымсак, кызыл шәраб һәм әче борыч (турамыйча гына) өстибез. Барысын бергә болгатып, тагын 15–20 минут утта тотабыз. Әзер ризыкны табынга чи яшелчә белән куябыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115739/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев