Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен аңлаттылар
Илдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куллануны популярлаштыру атналыгы узу уңаеннан Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы, нутрициолог, КДМУның профилактика медицинасы һәм кеше экологиясе кафедрасы ассистенты Гүзәл Мөхетдинова «Татар-информ»га яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен аңлатты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы ике дистә елда һәр бишенче үлем очрагы дөрес тукланмау аркасында була. Кешенең сәламәтлеген куркыныч астына куя торган төп факторлар:
- тоз һәм шикәр күп куллану;
- рационда тулы бөртекле продуктлар җитмәү;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне әз күләмдә куллану.
Табиблар көн саен кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Мәсәлән, уртача зурлыктагы бер алманың авырлыгы якынча 90-100 граммны тәшкил итә.
Яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек күләмдә куллану нинди файда китерүен санап үтәбез:
- Балаларның сәламәтлеге һәм үсеше. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр А витамины, кальций, тимергә һәм фолий кислотасына бай, ә алар баланың иммун системасын ныгыта һәм бәләкәй чакта да, олырак яшьтә дә организмның тышкы тискәре факторларга каршы торучанлыгын арттырырга булыша.
- Гомер озынлыгы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн саен яшелчә һәм җиләк-җимеш нормасын куллану инфаркт, инсульт куркынычын киметә, ә бу кешеләрнең гомер озынлыгын арттыра.
- Психик сәламәтлек. Көн саен 7-8 порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау депрессия һәм борчулы халәткә бирелү куркынычыннан саклый.
- Йөрәк сәламәтлеге. Яшелчә һәм җиләк-җимештәге клетчатка һәм антиоксидантлар йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтергә ярдәм итә.
- Онкология авырулары куркынычы кимү. Туклану рационын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану төрле органнарда яман шеш үсү куркынычын киметә.
- Симерү куркынычы кимү. Галимнәр ачыклаганча, яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек күләмдә ашаучылар организмда май катламы туплануга, димәк, симерүгә әзрәк бирешә.
- Икенче типтагы диабет куркынычы кимү. Лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшел яфраклы яшелчә һәм җиләк-җимешләр куллануны арттыру икенче типтагы диабет барлыкка килү ихтималын киметә. Көн саен куллана торган яшелчәләр күләмен арттырганда әлеге авыру куркынычы һәр 50 граммга 13 процентка кимегән.
- Эчәклек микрофлорасы яхшыру. Рационда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең, шулай итеп клетчатканың җитәрлек күләмдә булуы эчәклек флорасын төрле, шул исәптән ялкынсынуга каршы торучан матдәләр эшләп чыгаручы бактерияләр белән баетырга булыша. Бу шулай ук матдәләр алмашын яхшырта. Моннан тыш, андый ризык газ җыелу, эч кату һәм диареяны киметергә ярдәм итәргә мөмкин.
- Иммунитетны ныгыту. Көненә 400-500 грамм күләмендә яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану инфекцияле авыруларны җиңелрәк кичерергә булыша. Әмма шунысын әйтергә кирәк, әлеге төркем продуктлар COVID-19 кебек вируслардан саклануны тәэмин итми. Шуңа да карамастан, үз рационына әлеге продуктларны керткән пациентлар, аларны җитәрлек күләмдә кулланмаган пациентларга караганда, тизрәк тернәкләнә.
Чыганак: https://mamadysh-rt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев