Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Июльдә 24 төрле дару үләнен җыеп була

Безнең Татарстан табигатендә дару үләннәре бик күп. Республикабызның табигатен дару үләннәренә иң бай булган даруханәгә тиңләп булыр иде.

 Әйтик, июльдә 24 төрле дару үләнен җыеп була. Шуларның берсе – әрем. Дәвалау ягыннан бөтен үләннәргә караганда да өстенрәк дип билгеләп була. Бездә ак һәм кара әрем үсә. Дәвалау өчен ак әремне кулланалар. Кара әрем дә файдасыз түгел. Аның төнәтмәсен йөрәкне тынычландыру өчен эчәләр. Ак әрем исә бик  күп чирләрдән файда. Чөнки аңарда эфир майлары, кайры (дубиль) матдәләр күп. Аның ашказаны, бөер, бавыр, эчәк, сидек юллары авыруларыннан файдасы күп. Ул хәтта эчәктәге кортчыкларны да куып чыгарырга мөмкин. Яшь  яфраклары бәрелгән, сугылган, бөҗәкләр тешләгән урыннарга бәйләп куйсаң, авыруны киметә. Шулай ук аппетитны яхшырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Ләкин бер айдан да озак эчәргә киңәш ителми. Мин аны мунча себеркесенә дә кушам. Мунчада әремнең исе нык тарала һәм тәндәге микробларны юкка чыгара.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/28214/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев