Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Канлы үлән турында

Канлы үлән чәчәк ата. Аның төнәтмәсенең яман шешне туктатырга сәләтле икәне турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Үләнне куллану өчен чәчәк ату чорында җыеп киптерергә кирәк.

Игътибар! Үсемлекнең барлык өлешләре дә агулы!


Канлы үләнне кайбер авыруларны дәвалауда ничек кулланырга?

ҮТ ЙӨРЕШЕ БОЗЫЛГАНДА (ДЖВП):
2 аш кашыгы кипкән үләнгә 2 стакан кайнап торган су коярга. 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп алырга.
Иртән ач карынга һәм кичен тулар-тулмас стакан (150 мл)эчәргә.

ҮТ КУЫГЫНДА ТАШЛАР БУЛСА:
Бер үк авырлыкта канлы үлән һәм авызны өшетә торган бөтнекне ( мята перечная) бергә кушарга. 2 аш кашыгы катнашмага 1 стакан бүлмә температурасындагы су салып, салмак ут өстендә 30 минут җылытырга. Суынгач, сөзеп алырга.
Төнәтмәне иртән һәм кич 1 стакан эчәргә.

ЯМАН ШЕШТӘН:
беренче ысул.
1 бал кашыгы канлы үләнгә (тора-бара арттырып, 3 аш кашыгына җиткерергә) бер стакан кайнап торган су салырга. 30 минут төнәтергә. Сөзеп алырга. Көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, җылы килеш, 1/3 стакан эчәргә.

Икенче ысул:
Яңа җыйган канлы үләннең согын сыгарга һәм 1:1 исәбеннән кайнатып суыткан су белән кушарга. Көнгә 3-4 тапкыр1 бал кашыгы кабарга һәм артыннан су эчәргә.

Өченче ысул:
Канлы үләнне сыгарга һәм шул хәтле үк аракы салырга. Көнгә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә.

Дүртенче ысул:
Яңа җыйган үләнне ваклап турарга һәм туралган үләнне чылатырлык кына итеп, спирт, яки аракы салырга. 1 атна төнәткәч, сөзеп алырга.
20 тамчы төнәтмәгә 1 аш кашыгы су кушып, ашар алдыннан эчәргә. Һәр кулланган саен , берәр тамчыга арттыра барып, 50 тамчыга җиткерергә.

БИШЕНЧЕ ЫСУЛ:
1 аш кашыгы үләнгә 1 стакан кайнап торган су коярга. Бераз төнәтергә. Көн дәвамында ашар алдыннан берәр аш кашыгы төнәтмәне кабып куярга.

Алтынчы ысул:
1 аш кашыгы канлы үләнне термоска салырга. Өстенә 1 стакан кайнап торган су коярга. 4 сәгать төнәтергә. Иртән һәм кич төнәтмәне берәр стакан эчәргә.

Әлеге рецептлар "Большая энциклопедия народной медицины" китабыннан алынды.

Халык кулланышында булган тагын бер ысул:
3 литр эремчек суына әле генә җыеп, вак итеп тураган 1 стакан канлы үлән (чистотел) салырга. Шуңа 2 кашык бал, 1 кашык кибет каймагы кушарга, өстен марля белән бәйләп, җылы урынга куярга. Катнашманы көн саен бутап торырга. 10 көннән соң сөзеп алырга һәм көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев