Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кондиционер сыйфатсыз булып чыкса?

Тормыш-көнкүрешебез көннән-көн яхшыра. Хәзер йортларда, алай гына да түгел hәр бүлмәдә урнаштырылган кондиционерны күреп берәүнен дә исе китми. Ә сатып алган кондиционерың сыйфатсыз булып чыкса нишләргә?

Сплит-система - кондиционер, ул ике блоктан тора: тышкы (компрессор-конденсатор агрегаты) һәм эчке (парландыру агрегаты). Кондиционер гади  техникага кеми, аны розеткага тыктым да эше бетте түгел. Озак hәм дөрес хезмәт итсен өчен  дөрес итеп урнаштыру, тоташтыру  һәм җайланманы дөрес сайлау моhим.

РФ Хөкүмәтенең 10.11.2011 № 924 карары белән техник яктан катлаулы товарлар исемлеге расланды. Әлеге исемлекнең 12 пункты нигезендә кондиционер техник яктан катлаулы товар булып тора. «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» 1992 елның 07 февралендэ чыккан 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы  сатучыга техник яктан катлаулы товар буларак житешсезлеклэре булмаган кондиционерны алмаштырудан (кире кайтарудан) баш тарту хокукы бирә. Техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта Законның 18 статьясындагы 1 пункты нигезендә кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:

1. Сыйфатсыз кондиционер сатып алганнан соң 15 көн эчендә аны кире кайтарырга;

2. Сатып алган вакыттан соң 15 көн узгач, кондиционерны түбәндәге очракларда гына кайтарырга мөмкин: товарда җитди җитешсезлек табу; гарантияле ремонт срокларын  бозу; эгәр кулланучының товарны һәр ел дәвамында, товардагы төрле җитешсезлекләрне күп тапкырлар тозэту сәбәпле, барлыгы утыз көннән артык гарантияле вакыт эчендә куллану мөмкинлеге булмаса.

Товарның житди җитешсезлеге - ул  төзәтеп булмый торган житешсезлек яки тозэткэннэн сон тагын кабатлана торган җитешсезлек. 18 статьяның 5 пункты нигезендә сатучы кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшергән вакытта  катнашырга хокуклы. Товар җитешсезлекләре барлыкка килү сәбәпләре турында бәхәс булган очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза уздырырга тиеш. Кулланучы товарга экспертиза уздырганда да катнашырга хокуклы

Әгәр экспертиза барышында кулланучылар тарафыннан файдалану шартлары бозылу яки кондиционерларны башка максатларда куллану фактлары ачыкланса   сатучы кулланучыга аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартырга хокуклы һәм кулланучы экспертиза уздыру чыгымнарын түләргә тиеш булачак.

ИГЪТИБАР! Әгәр кондиционерныңн житешсезлекләре булмаса кире кайтарылмый, башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы яисә башка комплектацияле шундый товарга алмаштырылырга  тиеш түгел. Әмма Законның 26.1 статьясындагы 4 пункты һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләренең 22 пункты белән  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән кондиционерны, әгәр кондиционер дистанцион юл белэн (интернет-кибетлэр аша) сатып алынган булса, сатучыга тиешле сыйфаттагы кондиционерны кире кайтару мөмкинлеге каралган.

Фидәния Габделхәбир кызы Шәйдуллина – Роспотребнадзорның Саба районы баш белгече.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев