Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

МҮЛЧӘ КИРӘК

Помидор төпләрен узган елгы үлән белән мүлчәләп куярга була. Мүлчәне кимендә 7 см калынлыкта җәяргә кирәк. Мүлчә дым саклый, җир көпшәк тора, чүпне үстерми, тамырларга җылы, кояшта туфрак кызмый.

Мүлчә өстәмә тукландыру чарасы да, ул акрынлап чери, җирне ашлый. Киләсе язга бу мүлчәнең эзе дә калмаячак. Үлән мүлчәсе помидорны фитофтороздан да саклый. Чөнки таркалганда, аннан печән таякчыклары бүленеп чыга. Нәкъ шул таякчыклардан бакчачылар арасында популярлык казанган “Фитоспорин” препаратын ясыйлар.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев