Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Тәмле май кабартмасы

Иң элек ярты стакан җылы суда бер аш кашыгы коры чүпрәне җебетергә кирәк.

Аннары бер стакан бүлмә температурасындагы әчегән сөт, ике йомырка, 2 аш кашыгыдай шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, йомшартылган сыер мае салып камыр басабыз. Өстен каплап, җил йөрмәгән урынга куябыз, камыр күтәрелгәнен көтәбез. Камыр кабаргач, кабаттан төшереп кабартып алабыз. Камырны бүләбез, шарчыклар ясыйбыз, өстен каплап бераз кабартып алабыз, стакан ярдәмендә кисәбез, кызган майда пешереп алабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Чыганак: https://vk.com/tatars.ashley?from=search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев