Товар сыйфатлы булса?
Чыннан да, интернеттан сыйфатсыз товар сатып алган очракта кулланучының хокуклары хакында без бәян иткән идек. Тик кайберочракларда заказ биргән әйбернеңтөсе, размеры туры килмәскә, яки башка критерийлары буенча ошамаска мөмкин.
Мондый хәлгә тарыган кулланучы нинди хокукларга ия икән? Бу сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе ЛӘЙСӘН АБДУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.
Сатып алынган сыйфатлы товар күләме, фасоны, төсе буенча туры килмәгән очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы сәбәпләрне аңлатмыйча гына сатып алудан баш тартырга һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинлек бирә. Кулланучы товарны алганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта, алганнан соң җиде көн эчендә, илтеп тапшырган вакытта кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язма рәвештә мәгълүмат бирелмәсә, өч ай эчендә тиешле сыйфатлы товардан баш тарта ала. Товар төре, куллану үзлекләре, шулай ук аны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин. Ә ул булмаган очракта, сатып алучы сатып алу фактын раслаучы шаһитларга сылтама ясый ала. Кире кайтарылырга тиешле товарлар исемлеге гамәлдә булган ваклап сату кибетләреннән аермалы буларак, Интернет-кибеткә барысын да кире кайтарып була. Әмма кулланучы, әгәр күрсәтелгән товар бары тик сатып алучыга гына кулланылырга мөмкин булса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел. Товардан баш тарткан очракта, сатучы, килешү буенча түләнгән акчаны, кулланучы тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев